Тэтимол 2015

СУЛ-У, диал. сулы-у «блекнуть, вянуть» < гом. кыпч. солы-, кырг. солу-, башк. һулы-, кыпч. диалектларында һәм уйг., алт. сол- госм. солу-, тув. *соол- (соолдур- «үләнне кайнатып сулдыру» сүзенең нигезе) < бор. төрки soγul- (к. суал-у) ← ниндидер *со- тамырыннан булса кирәк. Solu- нигезе бигрәк тә төр. телендә кулланышлы: solgun, soluk «сулган, төсен җуйган», soldurmak «сулдыру» һ.б. Як. уол- «кибеп бетү». ЭСТЯ VII: 298–299; Аникин: 421 (рус. < як. олба, олбут «иске үзән, иске елга юлы» – кипкән күл тур.).

Бу сүзләр семантик җәһәттән дә, бүтән җәһәтләрдән дә сулы-у ~ сула-у (к.) сүзе белән охшаш. Әмма логик эзлеклелек белән конкрет багланышларны билгеләү кыен.



Предыдущая статья            Следующая статья