Тэтимол 2015

СУЛПЫ, сулпык «деформированный; увечный (о теле человека, о человеке)» ~ башк. (БТДҺ: 381) һулпы, һулпық «рахитның өченче стадиясе» диелә – чаг. ш. ук султық (сукыр-султық парлы сүзендә) «гарип»; кыпч. телләрендә төгәл параллельләре юк шикелле, ләкин к. монг. сулбагар «зәгыйфь», сулбай- «зәгыйфьләнү», сулда- «артык зәгыйфь булу» ← сула (тунг.-маньч. соло, сула) ~ бур., башк. һула «бик зәгыйфь; рахитик, рахит» – барысы да (монг.) сул «буш, бушак, зәгыйфь» тамырыннан (к. ССТМЯ II: 107–108); арытабангы багланышлары ачык түгел. Як. солбоңуй- «хәлдән таю» монг. телләреннән. Сул-у яки сүлпән сүзләренең контаминацион тәэсире бар булса кирәк.

Дерив.: сулпай-у (сулпайт-у), сулпайыш «деформация».



Предыдущая статья            Следующая статья