Тэтимол 2015

СУЛ «левый» < гом. төрки сол, төркм. соол, башк. һул (як. юк) id.; тат. диал. суң «сул» уң сүзенә аналогия-охшату буларак килеп чыккан булса кирәк, әмма иң бор. вариантны (*соң) чагылдыруы да ихтимал (ул чагында сул < сол < *соң-ул). Гар. шул «сулагай» төрки телләрдән булса кирәк. Сөйләм телендә сул дивиатив сүзьясагыч нигез, к. диал. (ДС III: 141; ТТДС I: 376) султый, султык, сулахман «сулагай». К. Сулакай. Радлов IV: 548; Будагов I: 712–713; Левитская 1970: 267; Мухамедова 1973: 152; ЭСТЯ VII: 299–302.



Предыдущая статья            Следующая статья