Тэтимол 2015

СУКЫР «слепой» > чув. суккăр, удм. диал. сокър, мар. сокыр, морд. М. сокор id. < гом. кыпч. сокыр, сокур, башк. һуқыр «сукыр», чыгт. (Будагов II: 404) соқур «корыган елга, кое һ.б.ш.; көчен җуйган ат», бор. монг. (Поппе 1938: 324) soqar «сукыр», алт. соқар, соғыр, үзб. диал. суқир «сыңар күзле»; бор. төрки (ДТС: 508) soqar «мүкләк; пеләш», як. соххор «сукыр; тукыманың сул ягы» ~ монг. соххор < сохгор «сукыр» ← сох «так, җитешсез, сыңар», к. ш. ук алт. диал. соқлун- «сукыр булу», монг. сохло- «сукырайту», соххатга- «бер күзен чыгару», эвенк. (< монг.) сокор- «сукыр», сокото «сукыр, кылый», эвен. чоқан- «бер күзне йомып, ук, мылтык төзәү» һ.б. (тунг. телләрендә киң таралган тамыр, к. ССТМЯ II: 404). Räsänen 1969: 426 (Рясянен сок тамырын фин. sokea «сукыр» сүзе белән чагыштыра). К. ш. ук Федотов II: 55–56; Аникин: 213 (рус. диал. зокор «сукыр йомран» тур. әдәбият китерелә); ЭСТЯ VII: 297–298.

Сукыр < соқур сүзе кайбер ир., Кавказ һ.б. телләргә дә таралган, ләкин угыз телләрендә үз түгел.

Мар. сокыр кольа, удм. сокър шър id. (Насибуллин: 137) тат. сукыр тычкан сүзеннән калькалар. Төр. sokur «сукыр тычкан» кыпч. телләреннән алынма булса кирәк.

Дерив.: сукырлык; сукырай-, сукырлан-у; сукырларча.



Предыдущая статья            Следующая статья