Тэтимол 2015

СУКМАК «тропа, тропинка» > чув., удм. сукмак, мар. сокмак, морд. М. сухмак, башк. һуқмақ < гом. кыпч. соқмақ, үзб. сукмоқ, каз., к.-калп. соқпақ, уйг., кырг., төркм. соқма һ.б. «сукмак» тәүдә тау битләвендәге уенты сукмакларны – кәҗә сукмагын белдергән, к. тув. сықпақ «тау битләвендәге сыр, уенты», сукпак «елга ярындагы дулкыннар “суккан” уенты», як. ахпа < сахпа < соқмак «чокыр; юлдагы сырлар һ.б.», алт. согынты «сугынты, тау битләвендәге сырлар һ.б.». Рус. диал. сокма «сукмак; бурлак сукмагы һ.б.» (Даль) – төрки телләрдән.

Сукмак < сокмак сук- < сок- «сугу» сүзеннән, чаг. рус., укр. шлях «юл» < ним. schlag «сугу». Уйг. сохма «балчык сугып эшләнгән дивар; сукмак».

Төр. sokak, sukak ~ гар. zoqaq һ.б. «урам, тыш» сүзенең сукмак < сокмак сүзенә багланышы ачык түгел. К. Сакма. Räsänen 1969: 426; Федотов II: 56.



Предыдущая статья            Следующая статья