Тэтимол 2015

СУКА, сукабаш «соха» ~ башк. һука, һуқабаш, чув. суха, сухапуç, мар. сога, шога, шога-вуй, шага, шагавуй (Упымарий: 190; Иванов, Тужаров: 267; Саваткова: 193–194), морд. М. сока, морд. Э. соки, гом. кыпч., уйг. соқа, кырг. соқо ~ укр., Д. болг. соха «сука, чата», литв. šaka «ботак» сүзе белән чагыштырыла (Фасмер III: 729; Гамкрелидзе, Иванов 1984: 690); рус. сохатый «пошый, болан» сүзенең нигезе соха «тармаклы мөгез» дә шул ук соха белән бердәй дип уйланыла; к. ш. ук ягн. шох, шоха «зур мөгез; ботак, чат» > фар. шäһ id. Ихтимал ки, сука < соқа < шаха үзе «пошый» мәгъ. булгандыр, шуннан сука башы – «пошый башы» – «сука төрәне» метафорик аталмадыр.

Сука сүзе төрки телләргә (кыпчакларга) IX–XI гг. кергән булса кирәк. Чыганагы бор. герм. телләре дә булырга мөмкин, к. гот. hōha < *soha «сабан». Г. Громов (к. аныкы. Сельскохозяйственная техника и этнические традиции // СЭ, № 3, 1976: 98–113) буенча, Идел-Чулман халыклары соха һ.б. сүзен рус теленнән алган дип карау хата, чөнки бу сүз биредә иске чыганакларда б.э. I меңьеллыкта ук билгеле. К. ш. ук Räsänen 1969: 426 (сука сүзен рус теленнән дип күрсәтә). Фасмер III: 729 (бик күп әдәбият күрсәтелә); Федотов II: 68–69; Kluge: 786–787 (сука сүзен бор. герм. suga, sok «чучка, дуңгыз» белән чагыштыра).

Сука продуктив сүзьясагыч нигез: сукала-у, сукачы һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья