Тэтимол 2015

СУЙ-У «резать (скот); обдирать кору (дерева)» ~ башк. һуй- < гом. төрки сой-, бор. төрки soj- id. < *соғ- > гом. төрки, бор. төрки soq- «сугу, чабу, сую, чәнчү» (к. Радлов IV: 519–522; ДТС: 507–508 һ.б.).

Терлекнең башына сугып яисә чәнчеп үтерү гадәте борын-борыннан килгән, шунлыктан «сугу > сую» мәгъ. күчеше бәхәс тудырмый. Шулай ук «сую > тунау» да аңлашыла. Әмма монда фонетик һәм морфологик үзгәрешләр барышы конкрет материал белән җитәрлек күзалланмый: бор. *соғ- фигыле сакланмаган. Шунысы кызыклы ки, бор. сүзлекләрдә сой- «сую»ның «тунау» мәгънәсе генә бирелә. Бу хәл исә бу сой- аерым бер тамыр түгелме икән дигән фикергә урын калдыра.

Һәрхәлдә, суй- «терлек бугазлау» < соғ-> сук- «сугу» бәхәссез, к. гом. төрки (Радлов IV: 519) соқ- «сугу, сую, чәнчү», хак. сох- «сугу; сую» һәм гом. төрки (Радлов IV: 513) сой- «сую, сугу» ~ монг. сох, сохи- «сугу» һ.б. Будагов I: 715; Räsänen 1969: 425; Федотов II: 70; ЭСТЯ VII: 283–285.



Предыдущая статья            Следующая статья