Тэтимол 2015

СУЗ-У, себ. сос-, сус- «растягивать, тянуть (увеличивать в длину или долготу)» < гом. кыпч., төркм., уйг. һ.б. соз-, чыгт., уйг. диал. сооз-, уйг., үзб. чоз-, башк. һуҙ- id. Чаг. башк. һуйҙай-, тат. (к. Ф. Әмирхан I: 300) сузай-у «озын гәүдәле булып тору яки китү» ← *суйыз < *сойуз «сузылган буйлы, озын» – *сойуз- «сузу, озынайту» фигыленең исем коррелянты; тамыры *сой булырга тиеш, бор. төрки телләрдә сōз- сүзе юк. ЭСТЯ VII: 282–283; Будагов I: 708.

Суз- < соз- продуктив сүзьясагыч нигез: юн. формаларыннан тыш, тат. диал. сузан «ябык озын буйлы» (ДС III: 141), сузыл-у «кул сузу», сузым, сузынкы һ.б., сузык (аваз) гар. мәд сүзеннән калька булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья