СУГАР-У, суар-у «орошать, оросить», «поить» ~ башк. һыўғар- < гом. кыпч., бор. төрки суғар-, (Боровков 1963: 276) суwар-, төр. suvar- id., ш. ук бор. төрки (ДТС: 515) suvγar- «(ат) эчерү» ← су; -гар//-гәр аффиксы бор. төрки (Боровков 1963: 239) отғар «утлату» һәм җилгәр- (к.) сүзләрендә дә күренә. Дерив.: сугарыл-у, сугарт-у; сугарулы, сугарусыз. |