СУАР, сувар «название древнего города и, возможно, племени в древней Булгарии» – еш кына бор. сабир, сибир һәм субар этнонимнары (һуннарга якын кабиләләр) белән баглыйлар, ләкин, безнеңчә, бу бәхәсле. Суар сүзе хәз. Татарстандагы Шәмсуар, Нырсуар, Янцевар авыл атамаларына керә (Юсупов 1971: 273). Velidi: 170–173, 404; Аникин: 493–494 (хаклы рәвештә Сибир ~ Сабир ~ Субар сүзләрен чагыштыруларга шик-шөбһә белдерә). Суар сүзен чуваш этнонимы белән баглау да ышанычлы түгел. |