Тэтимол 2015

СУАЛЧАН, диал. (ТТДС I: 373) сывал′чан, суwалҗен «дождевой червь, червяк» > мар. сöсан < гом. кыпч. суwалчан, к. кар. сывалцан, нуг., каз., к.-калп. суалшан, кырг. соолчан < бор. төрки *soγulčan > төр. soğulcan, solucan id. бор. төрки согул- «җиргә кереп бетү» фигыленнән, к. Суал-у. Радлов IV: 531–532; Räsänen 1969: 425; Redhouse: 1026–1027; ЭСТЯ VII: 279–281 (бик күп фонетик вариантлар күрсәтелә). Чаг. Селәү, Селәүчән.



Предыдущая статья            Следующая статья