Тэтимол 2015

СУ, диал. сŏw «вода; река, водоём» < гом. кыпч. суw [суw-ы], башк. һыw, кырг. суу, уйг., угыз. сув, суб, тув. суғ, хак. сух, кар. суй, алт. (Баскаков 1972: 247–248) су, суу, суг, сүү, сүүк, бор. төрки sub – иң бор. форманы тәнәйтү читен. Чаг. ш. ук бор. монг. usu, usun «су», usu- «агу» (usuba usun «тамды су», Поппе 1938: 368). Төрки-монг. су ~ усу тамырын кыт. шуй, (диал.) суй «су, елга» сүзе белән гомоген дип уйлыйлар. Чув. шыв «су» < болг. *сыw. Як. уу < һуу ~ бур. уһуу ~ башк. һыу уртак чыганактан (бер өлеше төркиләшкән, бер өлеше монголлашкан тунгус халкы теленнән). Будагов I: 705–706; Федотов II: 465–466; ССТМЯ II: 329; Гарипова 1998: 106–107; ЭСТЯ VII: 325–327.

Су- төрки телләрдә иң продуктив нигезләрдән: сула-у, сулык, сусыл ; к. Сугар-у, Сусын, Сыек.

Су, сулыклар – мифологиядә еш очрый торган объектлардан; су анасы һәм су атасы, су иясе образлары барча төрки халыкларда (бигрәк тә кыпчакларда) очрый; сусылу образы татар-башкортларда гына булса кирәк. Диал. суwәсе «су иясе», сумийә «су иясе» кебек вариантларда бор. фонетик яңгырашлар һәм күчешләр чагыла (к. ТТДС I: 374, 376).



Предыдущая статья            Следующая статья