Тэтимол 2015

СТАКАН «стакан» < рус., рус теленә исә төрки телләрдән (бик ихтимал ки, бор. татарчадан), к. бор. рус. дьстоканъ, дъстакан ~ тат. диал. дустакан, дустаган, тат. әд. тустаган тустак. Сүзнең төрки чыгышы ачык булуына карамастан, рус этимологлары аны ним. яки бор. фар. теленнән һ.б. дип «исбатларга» маташалар. К. Фасмер IV: 856 (өстәмәләр һәм төзәтмәләр бүлекчәсендә). К. Тустаган, Тустак.



Предыдущая статья            Следующая статья