Тэтимол 2015

СӨЯ-Ү[сөйә-] «прислонить; приставлять, упирать во что» ~ башк. һөйә-ү < гом. кыпч. сүйэ- (кырг. сүйö-), уйг. сүйә- id. бор. *сүй тамырыннан (сүй-ә-) булса кирәк, чаг. шор. сöйгä, сöйбä (< сöймä) «колга; байраклы колга» (Радлов IV: 566, 569); к. ш. ук як. öйöö- «сөяү», öйöн- «сөялү»; чув. диал. сөрөн-, сүэн-, сөн- «сөялү» (Т.Я. Чуркин материаллары).

Сөйә- нигезе белән сөйкә - < гом. кыпч. сүйкэ- тамырдаш (сөйәл- һәм сөйкәл- паронимнар), ләкин бу тамырдашлык эзлекле рәвештә күренми; кырг. сöйкö- һәм сүйкö- «сөртү» мәгъ. ЭСТЯ VII: 316–318.



Предыдущая статья            Следующая статья