Тэтимол 2015

СӨЯМ[сөйәм], (ЗДС: 587) сүwәм «пядь» < гом. кыпч. сүйэм (күп телләрдә онытылган), уйг. сүйәм, башк. һөйәм id. ~ кырг., алт., тув., монг. сööм < бор. монг. sögem, sögüm, sügem, sügüm id., як. сүöм > эвенк. суум, сээм, сэмэ һ.б. Пекарский: 2398, ССТМЯ II: 125; Колесникова: 14–116. Кырг. сööм имән бармакны белдерә һәм сөям берәмлеге шуннан килә дип уйларга мөмкин; икенче яктан, бур. һööм < сööм үкчәне, үкчә киңлеген белдерә. К. ш. ук як. сөмүйә «имән бармак».

Чув. сĕвем «шәлкем; бер метр чамасы җеп үлчәме» сүзе миш. *сеwәм id. яңгырашыннан булса кирәк. Федотов II: 40 (чув. сүзен тат. теленнән алынма дими).



Предыдущая статья            Следующая статья