Тэтимол 2015

СӨЯЛ[сөйәл], сөйән, сеwәл «мозоль, бородавка» ~ башк. һөйәл, чув. (Сергеев 1968: 89) шăклă, шăкльă, шĕкĕллĕ «сөял», мар. шыгыле «бәкәл сөяле» > удм. диал. шĕгĕла, шогыльо «сөял» (Насибуллин: 149) < гом. кыпч. сүйэл (нуг. шүйел) < бор. төрки, уйг. сöгäл ~ монг. сöгэл id. К. ш. ук алт., кырг., хак., калм. сööл, хак. сүүл, госм. сийил, урта төрки sigil һ.б. id. Бу сүзне Рясянен (Räsänen 1969: 429) фин. syyla, sypla «сөял» белән чагыштыра. Безнеңчә, сөйәл << сöгäл сүзен бор. төрки (ДТС: 499, 517) sökel, sökäl «авыру», sügül «сөял» сүзе белән бәйләргә кирәк. Бор. телләрдәге параллельләре тур. Clauson: 820; ЭСТЯ VII: 367–368, 321 (төркм. сөкел, аз. сөкәл «авыру» сүзен сөял белән чагыштырмый).



Предыдущая статья            Следующая статья