Тэтимол 2015

СӨТ «молоко» ~ башк. һөт, чув. сĕт [сөт] < гом. төрки сүт, бор. төрки (ДТС: 518) süt, төркм. сүйт ~ самод. siüt id. < бор. гом. төрки *süüt ~ монг. sün < süün id. (sǖ-n берлек, sǖ-t күп. формасы), к. ш. ук маньч. сун «сөт» (< монг., к. ССТМЯ II: 126). Шулай итеп, сөт < сүт сүзенең бор. монг. алынмасы булуы ихтимал (моңа өстәмә дәлил: тат. сөтне сөт ағы (сөт-ағы парлы сүз?) дип әйтү бар. К. бор. төрки (ДТС: 48) aqï «байлык, муллык; нигъмәт». Икенче яктан, гом. төрки сөт < сүт төп форма булып, ул монг. телләрендә халык этимологиясе буенча гына тамырыннан дип тә аңлашыла алгандыр, к. ягн. xšift << авест. xšvipta «сөт» яисә бор. һинд. svitna «ак; сөт» ~ рус. свет «якты; ак нур», асылда «сөт төсендәге нәрсә (?)» һ.б. Як. үүт < һүүт, бур. һүүн, *һүүт ~ башк. һөт < һүт id. уртак чыганактан киләләр (с- > һ- күчеше булган кавем теленнән). Радлов IV: 834; Räsänen 1969: 438; Федотов II: 46; ЭСТЯ VII: 346–348.

Сөт < сүт төрки телләрдә йөзләрчә дериват биргән нигезләрдән (к. Mandoky-Kongur: 250–254); сөтләч, сөтлаш сүзләренең параллельләре барча кыпч. телләрендә очрый һ.б. К. Сөтлегән, Сөчек.

Дерив.: сөтле, сөтсез; сөтләч.



Предыдущая статья            Следующая статья