Тэтимол 2015

СӨР-Ү I«гнать; гонять; пахать землю; мазать», диал. «тереть; сметать колосья, плоды и т.п. с черенков (барысы да бер чыбыктан сөрелгәннәр) һ.б.» ~ башк. һөр-, чув. сĕр, мар. шүр- < гом. кыпч., гом. төрки сүр- (Радлов IV: 527, 810), бор. төрки sür- (ДТС: 517–518), як. үүр- id. < бор. төрки *сүүр-, ихтимал, *сү- «дошманны куу, сугышу» тамырыннан булса кирәк.

Сөр- < сүр- фигыле төрки телләрдә иң күп мәгънәле һәм иң продуктив сүзьясагыч нигезләрдән: тат. диал. сөрү < гом. кыпч. сүрү < бор. төрки (ДТС: 518) sürüg «көтү, табыр»; тат. сөрген; к. ш. ук Сөрән, Сөрлек-ү, Сөрмә, Сөрт-ү һ.б., к. Räsänen 1969: 437; Федотов II: 43–44. Иске әд. телдәге мәгънәләре, дериватлары тур. Будагов I: 643–645 (бик тәфсилле); ЭСТЯ VII: 365–368 (өч омоним сүр- дип карала).



Предыдущая статья            Следующая статья