Тэтимол 2015

СӨРГЕН[сөргөн] «ссылка; массовое изгнание, угон» (к. мәкаль: Сөрген белән алган мал кугын белән китә, ди) ~ гом. кыпч., төр. sürgün, башк. һөргөн id. Күчмәчелек чорында бу сүз зур-зур мал-терлек көтүләрен дә белдергән. Сүзнең сөрек ~ сүрүк һ.б. вариантлары да бар, к. ҚТДС: 303.

Дерив.: сөргенче, сөргенләү һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья