Тэтимол 2015

СӨН– название реки в Татарстане и Башкортостане – ачык түгел; бу гидронимны бор. сүннү «һунн, гунну» сүзе белән бәйләү (Н. Фәттах, Г. Саттаров) үтә дә проблемалы. Чөнки сюнну лар Үзәк Азиядә яшәгәннәр һәм шул исемдәге кабиләләрнең Сөн буйларына килеп җиткәнлеге тур. мәгълүматлар юк (һәм гомумән дә, андый хәл булган тәкъдирдә ни өчен нәкъ менә – Сөн, берәр зуррак елга алар исеме белән аталмаган?). Сүннүләр Европага килгәндә инде һүннү (һунн, гунн) дип аталганнар (с > һ күчеше бор. халыклардан тунгусларга хас булган).

Бәлки сөн тарихта атаклы үсүн кабиләсе исеменнәндер – бу фараз (к. Әхмәтҗанов 2002: 158) ышанычлырак. К. Өсән.



Предыдущая статья            Следующая статья