Тэтимол 2015

СӨМСЕР[сөмсөр], сөм-сер, диал. сөр-сөм «бодрый дух, самообладание» ~ башк. һөмһөр, ком., к.-балк. симсир ~ калм. сүм-сүр, сүр-сүм id. – сөм < сүм һәм сөр (к.) < сүр сүзләреннән гыйбарәт парлы сүз. Башлыча, тат. сөмсере коелу ~ калм. сүр-сэмсән алдх (алдх «ычкыну, ычкындыру») кебек тәгъбирләрдә очрый.

Бу парлы сүзнең беренче компоненты фин-угор телләреннән килсә кирәк, к. Сөм, ләкин к. монг. һ.б. сүмэ «җан; кыяфәт».



Предыдущая статья            Следующая статья