Тэтимол 2015

СӨМБЕЛӘ, сөмбәлә, (Гиганов; ТТДС: 387) сүнбүлә, сөнбәлә «созвездие Девы; месяц Девы (22 августа – 21 сентября); сентябрь» < гар. сүнбүлä «сөмбел көннәре, сөмбеллек» ← сүмбүл «башак, бәрчә, себеркәч» < шумер.-аккад. šubultum id. Мөселман халыкларында сүмбүл, сүмбүлä сүзләренең мәгънәләре күп кенә, к. Zenker: 520; Будагов I: 637; Solonen: 30.

Тат. сүзлекләрендә сөмбелә «август» дип шәрехләү иске (хәзергедән 13 көнгә соңарып килгән) календарь системасыннан калган, хәз. календарь буенча сөмбелә нең 2/3 өлеше сентябрьгә тия. Көньяк илләрдә сөмбеләнең башы (беренче числасы), безнең якларда сөмбеләнең соңгы көне – уңыш һәм кызлар бәйрәме (кыз сырасы ). Ул бәйрәм Нәүрузе мизан дип тә аталган, к. Будагов I: 243–244.



Предыдущая статья            Следующая статья