Тэтимол 2015

СӨМ «ощущение; наитие» (сөм тою «чувство общей атмосферы, настроения окружающих») ~ башк. һөм, чув. сĕм [сөм] ~ мар. (Упымарий: 195) сүм, сүн, шүм, шүн «сизгерлек, сизүчәнлек; йөрәк, күңел» (бу сүз удм. сюлем, коми. сьöлöм «күңел, җан, рух» сүзе белән дә чагыштырыла, к. КЭСК: 270) ~ манси. сим, шим, шым «күңел». Идел-Урал региональ сүзе, ихтимал, фин-угор телләреннән киләдер. Федотов II: 43.

Бу сүзнең киң таралган дериваты – тат. сөмсез, башк. сөмçөҙ, һөмһөҙ ~ чув. сĕмсĕр > мар. шĕмшĕр (шуннан калька шүмдымо), ш. ук (Упымарий: 196) сумзыр, сүмсер, сүмүсер, сомсора, сүмер «нахал; тактсыз, әдәпсез». Бу сүзне сөмсер (к.) белән бутау очраклары бар, әмма ул бөтенләй бүтән сүз.



Предыдущая статья            Следующая статья