Тэтимол 2015

СӨЛТӘР, диал. сөлдә, (ТТДС I: 387) сөлдәр «скелет; привидение; контур, каркас» > удм. сүльдэр «картина, рәсем» ~ башк. һөлдә «скелет» < гом. кыпч., к. каз. сүлде, сүлдер, кырг. сүлдöр «сөяк-санак; скелет», ком. сүлдүр, төркм. (ТДГДС: 156) сулдар «силуэт; контур», к.-балк. сүлдэр «хәрби амуниция, аркылы-торкылы каешлар», тув. сүлде «герб» < монг. сүлдэ, сүлдэр «химаяче рух; бор. бабаларның байракка күчкән рухы», калм. sülde «әләм, байрак», süldr «язмыш» һ.б. < бор. монг. sügülde, sügülder «ат яки як койрыгыннан ясалган чук; чуклы байрак, кутаз» < бор. монг. segül «койрык» (к. Ramstedt 1935: 340). Банзаров: 79–80; 274–275; Окладников: 143–144.

Башк. һөлдә < һүлдә һәм бур. һүүлдэ «сөлдә, калдык» уртак чыганактан. К. Шәлтәү. Сөлтәр сүзе, гомумән, Чыңгыз империясе чорында таралган булырга тиеш.



Предыдущая статья            Следующая статья