Тэтимол 2015

СӨЛЕК[сөлөк] «пиявка» ~ чув. сĕлĕк, сĕлĕх, сĕлкĕ, мар. сүлык, сулык, удм. сүлүк, сульык ~ гом. кыпч., уйг., төркм. һ.б. сүлүк, башк. һөлөк, алт., яз. монг. (Поппе 1938: 487) šülük, төркм. (ТДГДС: 205) шүллүк, кырг. диал., үзб., уйг. зүлүк id., чаг. ш. ук аз. зәли, фар. залу «сөлек». Räsänen 1969: 436; Федотов II: 41.

Бу мәдәни сүзнең (медицина әйбере атамасы) чыгышы ачык түгел. Ихтимал ки, ул бор. төрки (ДТС: 517) sülük «гаскәри, хәрби; офицер» сүзеннән (күч. мәгънәдә) килеп чыккандыр, к. тат. сөлек кебек ~ төр. sülük gibi «бик күркәм вә сәламәт (егетләр тур.)» – «офицер кебек», чаг. ыспай < сипаһи «гаскәри, офицер». Бор. төрки sülük – махсус күнекмәләр үткән ярсулы сугышчы-яугирне белдергәндер һәм судагы сөлекләр шуларга охшатылгандыр. КБтә сүлүг хәрби атны да белдерә шикелле:

Йэгү, кү, мингү ат – айгыр, сүлүг

Булардыйн чықар, һәм йүҙүргү күлүг,

ягъни «менге атлар-айгырлар, сөлекләр болардан (күчмәләрдән) чыга, шулай ук йөк атлары – күлекләр дә». Фар. залу һ.б. бу тәкъдирдә контаминацион компонент кына булала. ЭСТЯ VII: 351–352.

Бор. төрки sülük «яугир һ.б.» sü, süü «гаскәр, яу» сүзеннән, к. Ил-сү.



Предыдущая статья            Следующая статья