Тэтимол 2015

СӨЛГЕ[сөлгө], диал. (ДС III: 137) селе «полотенце» > чув. сĕлкĕ ~ башк. һөлгө, (БТДҺ: 379) һөлөңгө, каз. сүлгi, гом. кыпч., үзб. (ЎХШЛ: 243), төркм. сүлги, кырг. сүлгö, сүлгүр id. ← тат. диал. (Balint 1988: 141) сөл- ~ каз., кар., чыгт., төр. һ.б. сил-, чув. шăл- «сөртү; себерү» ~ яз. монг. sili-, sile-, тунг.-маньч. (ССТМЯ II: 84) силки-, силку- id. М. Рясянен (Räsänen 1969: 421) бу сүзләргә фин. silittää- «сөртү; юу» сүзе дә тамырдаш дип карый. Уйг. сүл- «итне сөяктән аеру» сүзенең мәзкүр тамырга кагылышы ачык түгел. Чаг. ш. ук Сулык. Федотов II: 440–441.



Предыдущая статья            Следующая статья