Тэтимол 2015

СӨЙ-Ү, диал. (күп төбәкләрдә, ләкин диалекталь сүзлекләрдә тулысынча теркәлмәгән) сү-ү, сеw-ү, сәү-ү «любить; похлопывать, поглаживать в знак любви». Тат. телендәге ике төп вариант төрки телләрдәге ике төп линияне чагылдыра: -й (уйг.-кыпч.) линиясендә сүй-, -б > в > w (бор. уйг.-угыз.) линиясендә сәб-, сәв-, сәw- id. Бу ике линиянең икесе дә кулланылу куман., хәз. уйг. һ.б. телләрдә дә күзәтелә.

Чув. сав- «сөю, шатлану, сөенү» миш. сәү- вариантыннан килә (һәрхәлдә шуңа баглы). Будагов I: 651–652; Räsänen 1969: 406–407; Боровков 1963: 264–265; Федотов II: 3 (тунг.-монг. параллельләре китерелә, ләкин, безнеңчә, алар бик ышандырырлык түгел); ЭСТЯ VII: 219–220.

Сөй-, сәү- бик продуктив нигезләрнең берсе: сөел-ү, сөен-ү (!), сөеш-ү, сөйдер-ү; сөйдергеч һ.б., к. Сөек, Сөенче, Сөйкем, Сөйсә-ү. Чаг. Сөя-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья