Тэтимол 2015

СӨЙСЕН[сөйсөн] (ЗДС: 579) «напитки и сладости, принесённые из дома жениха в дом невесты» ~ башк. һөйһөн id. Бу сүз халык этимологиясе буенча бор. монг. šigüsün «гаскәри азык-төлек» сүзеннән үзгәртелеп пәйда булган бугай. К. чыгт. < монг. (Будагов I: 675) шусун «хәрби порцион (азык-төлек)». Туй терминологиясендә асылда хәрби булган терминнар кулланылу төркиләрдә типик күренеш. К. Сусын.

Шуның белән бергә сөйсөн сүзенең бүтән этимологиясе дә булырга мөмкин, к. кыт. (МНМ I: 412) суйсин «Зөһрә йолдызы; туйда кәләшне атау сүзе».



Предыдущая статья            Следующая статья