Тэтимол 2015

СӨЗЕК II[сөзөк], (ЗДС: 578) сөdөк «то, что выцеживается; гуща, результат выцеживания», сөйләшләрдә киресенчә – «сөзелеп чистартылган (сыеклык)». Себ. (ЗДС: 587) сүзүк «саф, сөзелгән (сыеклык)». Сөйләм телендә сөзген «чиста, үтәли күренмәле, үтәкүренмәле» (к. Сөзек I ). Моның омонимы сөзген «игътибар белән, сөзеп һәм туп-туры (карау, караш турында)» кайсы фигыльдән икәнлеге бигүк ачык түгел. Ш. ук сөзет һәм сөзелтә сүзләре дә ике мәгънәле булып калалар. Иң уңышлы кулланыш мәгънәләре «сөзгәннән калган чагыштырмача каты масса». Сөзмә сүзе ашамлык атамасы буларак рус теленә дә кергән – сюзьма. Тат. телендә сөзелте, сөзелдек сүзе дә бар. Чаг. ш. ук Сөземтә. К. Сөз-ү II.

Бу сүзләр бүген төрки телләрдә дә очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья