Тэтимол 2015

СӨЕНЧЕ[сөйөнчĕ] «радостная весть», диал. (ДС III: 136) севенче «подарок за хорошую весть» ~ башк. һөйөнсө, чув. савăнчăк, төркм. (ТДГДС: 164) сөvүнҗи; гом. кыпч. линиясендә: нуг., каз., к.-калп. сүюнше, сүйүнши, к.-балк. сюйюмчю, кырг., ком. сүйүнчү, уйг. сүйүнчә id. Бу сүз күрше телләргә дә кергән, к. мар. сүнзы «терлекләр бала китергәч әйтелә торган сүз, шунда балаларның колакларын боралар» (Саваткова: 150); бор. рус. сеунчь «җиңү хәбәре; җиңү хәбәрчесе» (шуннан сеунщик, сеунчевать), к. Сороколетов: 255–256.

Сөенче тат. тулысынча колак сөенчесе диелә; сөенче тәүдә кеше, гамәл кылучы (Nomina agentis) һәм гадәттә хәрби булган, иске тат. (Гиганов) сөйөнцө «возвеститель мира». Тамыры, әлбәттә, сөй- < сүй-, к. Сөй-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья