Тэтимол 2015

СӨБӘ, диал. (матур әдәбияттан алынган материаллардан) зебә, зөбә, себә, себ. сүмö, (Тумашева 1992: 190) симә «ложное ребро; нижнее, несомкнутое ребро» ~ башк. һебә, каз. сүбе, кырг. сүбöö, алт. диал. (Радлов IV: 850–853) сүбää, тув., хак., алт. сүме, сүмү id., бор. чыгт., бор. монг. (Поппе 1938: 239) sübe «атның сөбәсе» < яз. монг. sübege «кабырга, ян», sübegen «сөбә», хәз. монг. сүврэг id. сүвээ > бур. һүбöö «күкрәк читлегенең ян ягы», эвенк. сувин «сөбә» һ.б., к. Номинханов 1975: 92; ССТМЯ II: 117. Монгол сүзе булса кирәк; гомумән – ачык түгел. Сөбә ~ һебә көрәш-ярышларда җиңүчеләргә бүләк итеп бирелгән. Башк. һебә, һөбә һәм бур. һүбöö уртак чыганактан. ЭСТЯ VII: 340–341.



Предыдущая статья            Следующая статья