СОС-У «черпать» ~ башк. һŏç-, чув. ăс-, сăс- < гом. төрки (хак., алт., төркм.) сус-, уйг., тув. ус- id. Кыпч. телләрендә сирәк очрый. ЭСТЯ VII: 338. Сос-у < сус- фигыленә рус. сусло «куассыман сыеклык» (> тат. сосла, к. ТРС 1992) сүзен бәйлиләр (Фасмер III: 810). Сос- продуктив нигез: соскы, соскыч һ.б. |