Тэтимол 2015

СОРА-У, гом. диал. (төрле сөйләшләрдә) сура-у «спрашивать; просить» < гом. төрки (к. Радлов IV: 765) сура- ~ монг. сура- (> бур. һура-) «сорау; белешү», кайбер шивәләрдә «мәгълүм итү» ← *сур тамырыннан булса кирәк, шуның фигыль коррелянты сор- < сур- «сорау» (бу сүз дә киң таралган).

Күп телләрдә (кырг., уйг., монг. > фар.) сурак, сурағ, сурах «тикшерү; сорау алу» сора- < сура- нигезе белән баглы булса кирәк. Бур. һура- һәм башк. һора-, һура- вариантлары гомоген. Чув. телендә сура-, сур- сүзләре (чагылышлары) күренми (шăра- «эзләү» сүзен мин сора- белән кардәш дип исәпләмим). К. Сор-у.

Дерив.: сорал-у, соран-у («хәер эстәү» мәгъ. күп төрки телләрдә очрый), сораш-у, сорат-у (һәркайсы үзенчәлекле мәгъ. кулланыла). Будагов I: 707–708; ДТС: 509; ССТМЯ II: 129; ЭСТЯ VII: 309–311.



Предыдущая статья            Следующая статья