Тэтимол 2015

СОҢ, диал. суң «конец (события, действия); поздно; после, затем» < гом. төрки соң (төр. son, башк. һуң) < бор. төрки son, soŋ id. (кайбер телләрдә исем мәгъ. юк); чув. һәм як. телләрендә булмаган. Сүзнең этимологиясе табышмаклы; маньч. соңқо, соңкон, соңку «эз, эзәк, сукмак; үрнәк, күчерге» сүзе белән чагыштырыла (семантик аналогиясе: рус. след – послед – последний – следствие һ.б.); икенче яктан, к. тат. диал. суң, үзб. (ЎХШЛ: 240) соң «сул» ~ тув. соңгу «төньяк; көнчыгышка караганда сул як – төньяк, көнгә караганда – арт як, күләгәле як». Бор. соң- фигыле дә булган бугай. Будагов I: 711; ЭСТЯ VII: 308.

Соң бик актив сүзьясагыч һәм фразаясагыч нигез (к. Махмутова: 231): соңай-у, соңар-у, соңгы, соңын, соңыннан, соңынтын һ.б.; к. Соңгылык, Соңра.



Предыдущая статья            Следующая статья