Тэтимол 2015

СОЛЫ[сŏлŏ] «овёс» > чув. сăлă, сĕлĕ ~ мар. шÿльö ~ башк. һŏлŏ < гом. кыпч. сулу, сулы, кырг. сулуу, төркм., үзб. сулы, сүли, сүле (ТДГДС: 164), алт., хак., тув. сула ~ калм. сули «солы», монг. сули «кылганның бер төре»; СС suul urme «солы» һ.б. (к. Joki 1952: 274). Бу сүзне монголчадан дию (Räsänen 1969: 432) мәгънәви җәһәттән ышандырмый, фонетик җәһәттән дә бу фараз аксый: алт. һ.б. сула дигәндә һәм палаталь вариантлар (чув. сĕлĕ=сөлө ~ төркм. сули) да аңлатылмый. Федотов II: 41; ЭСТЯ VII: 349–350 (тамыры билгесез ди).

Дерив.: солыча (үлән төре).



Предыдущая статья            Следующая статья