Тэтимол 2015

СОЛТАН «султан; принц, принцесса» < гар. (гомумән сем.) султ̣āн «югары хакимият, власть (шәхес түгел)» сүзеннән фар. һәм төр. телләре аша мәгънәсе үзгәреп килеп чыккан; күп очракларда солтан, солтания «патша кызы» мәгъ. кулланыла. Будагов I: 633.

Гар. султ̣āн гомумән слт̣ «тел остасы булу» тамырыннан килә, шуннан ук салтан, салтанат «патшаларча булу; патшалык, егетлек һ.б.», иске тат. салитә «кискен, каты, әмма бик урынлы, дөрес сүз, кыланыш» → салитәле «бик дөрес сүзле» һ.б. килә. Гомумән бу сүзләр, халыкара киң таралыш тапканнар. к. рус. салтан, султан – төрле мәгъ. нигезләр.



Предыдущая статья            Следующая статья