Тэтимол 2015

СОЛДАТ[салдат], иске тат. сүзлекләрендә салдат «солдат» ~ башк. һалдат ~ мар., удм. салдат «солдат; үлән төре» (к. Насибуллин: 136), чув., мар. диал. (Саваткова: 141) салтак < рус. солдат < ним. soldat < ит. soldatо «яллы гаскәри» (sold «ял, түләү; акча» < лат. solid «коемланган акча; хөкүмәт акчасы; җитди» >> рус. солид-ный «җитди, могтәбәр, олпат»). Фасмер III: 709–710; Kluge: 855.

Дерив.: солдатлык; солдатка (ш. ук русчадан).



Предыдущая статья            Следующая статья