Тэтимол 2015

СОЛАҢ (ТРС 1992), сōлаңғыр (Тумашева 1992: 191) «радуга зимой» ~ алт. солонга, сүлүңги, уйг. солан, шор. сүлäңи < монг. soluŋga «салават күпере; сары ас, коланык» > рус. диал. солонгой «көзән, ас, коланык». Тат. солаңгыр < солоңға қур (к. Кур «җәя») булса кирәк.

Монг. солуңга, эвенк һ.б. тунг. телләрендәге солоңго > һолоңго > холонго > колонго «коланык; солаңгыр» сүзеннән булса кирәк. Салават күперен озын торыклы сарылы-кызгылтлы ас дип күзаллаганнар. Бәлки ул асны кыт. миф. чулуңванга «күк аждаһасы»на тиңләштергәннәрдер. Чөнки солонго < чолонга кыт. чжу-луң-ван «күк ләве, таң аждаһасы» сүзеннән килә ала, к. Чулпан, Чулпы. ССТМЯ II: 109, 332, 405; Аникин: 503 (бай әдәбият китерелә); ЭСТЯ VII: 203. Гомумән, солан һәм коланык сүзләре үзара баглы, ләкин ничек – ачык түгел. К. Коланык.



Предыдущая статья            Следующая статья