Тэтимол 2015

СОЕРГАЛ[сŏйŏрғал], сөергәл тар. «жалованное за службу поместье» < монг. суйургал, сойургал id. ← суйурқа, бор. төрки (ДТС: 508, 513) sojurqa-, sujurqa- «бүләкләү, шатландыру» ~ чыгт. (Будагов I: 616–617) саурға- id., бигрәк тә «зур җир мәйданы, төбәк, өлкә һ.б. бүләк итү». Сойорғал бирү системасы Чыңгызхан империясендә киң кулланылган, к. ш. ук Будагов I: 658; Тимергалин: 422. Бу сүз күп телләрдә очрый.

Бор. sujurqa-, tsujurqa- сүзен бор. кыт. цы-, дзы- «ана мәхәббәте, ана шәфкате» сүзеннән дип уйлыйлар, к. ДТС: 583.



Предыдущая статья            Следующая статья