Тэтимол 2015

СОГЫН-У[сŏғŏн-] «вложить себе в рот большие куски; жадно есть; объедаться» < гом. кыпч., уйг., алт. суғун-, к.-калп., үзб. суғын-, каз. сŏгын-, башк. һоғон- һ.б. id. ← гом. кыпч., алт., уйг. һ.б. (Радлов IV: 750) суқ-, хак. сух- «тыгу; кидерү»; бу сүз тат. сөйләшләрендә дә үзгәрешсез яңгырашта очрый, мәс., атка йөгән сугу (~ согу) диелә. К. ш. ук як. уғун- «тыгу, пулга өлеш салу» < *һук-. К. Сук-у II. Чаг. Сон-у.

Дерив.: иске тат. согындыр-у, башк. һоғондор-оу «кунакның авызына тыгу» – янәсе, аеруча кунакчыллык билгесе (к. ДС II: 165; БРС: 735 һ.б. чыганаклар), соғалан-у «ашыгып ашау»; (ТТДС I: 371) соганак «гуҗ, күп ашаучан (кеше)» (бу сүзнең «аждаһа» мәгъ. дә бар).



Предыдущая статья            Следующая статья