Тэтимол 2015

СИРПЕ-Ү «слегка дёргать, трясти; откидывать лёгким движением; брызгать легким взмахом; взглянуть (и быстро отводить взор)» < гом. кыпч. сэрп-, серп-, төркм. серп-, госм., чыгт. сäрп- (Радлов IV: 472), алт. серпи- id., үзб. серпа-, башк. һирпе- «селтәнү» һ.б. сэрп тәкълиди сүзеннән, к. кырг. серп эт- «күз сирпү». Чаг. ш. ук тат. диал. (Balint: 139) сирү «селкетү». К. Сип-ү.

Сирпе-ү фигыленең дериватлары үзеннән активрак тат. сирпел-ү «чәчелү, таралу; талпыну» (К. Тинчурин), чув. сирпен-ү «чәчелү, сибелү», сирпет-ү «чәчү; тарату (мәс., өемне)», сирпĕнчĕк < сирпĕлчĕк «чәчрәгән тамчы» һ.б. (бу чув. сүзләре тат. сөйләшләреннән алынган), к. Ашмарин XI: 155; ЭСТЯ VII: 247.



Предыдущая статья            Следующая статья