Тэтимол 2015

СИРЕНЬ, сөйл. сирин «сирень» < рус. сирéнь, рус. диал. сырень < ним. диал. sirene, syringe id. лат. syrinx, syringa «көпшә, шүре» сүзеннән (чөнки сирень ботагының үзәген чыгарып, шүре ясыйлар) дип аңлатыла, к. Фасмер III: 626–627. Безнеңчә, сирин < кыт. сы линь «дүрт лепелдәк, сирень» сүзеннән (чөнки, беренчедән, сирень Кытайдан таралган, икенчедән, сирень чәчәге дүрт лепелдәкле, арада сирәк кенә биш лепелдәкле була).



Предыдущая статья            Следующая статья