Тэтимол 2015

СИРӘК «редко, редкий» ← диал. (Тумашева 1992: 190; ЗДС: 575) сирә-ү, ш. ук сирәй-ү, сирел-ү «становиться редким; редеть», чаг. ш. ук сир-ү . Барча бу сүзләргә бүтән төрки телләрдә параллельләр бар: башк. һирәк, нуг., каз., к.-калп., ком., к.-балк. һ.б. сийрек, төркм., төр. seуrek, гаг. сиирек, аз., куман. säjräk ~ монг. сейрэг, яз. монг. seуreg, seуrig, бор. төрки (DLT I: 477) seδrek ← (ДТС: 494) seδrä- «сирәгәю, сирәкләнү, сирәү, *сизрәү» > гом. кыпч. сийрә-, сәйрә- id. Әгәр бу фигыль типик -ра//-рә кушымчасына бетеп ясалган булса, сүзнең тамыры *set-//*seδ- > монг. сий – «сирәкләнү». К. ш. ук чув. сайра- «сирәкләнү», сайра «сирәк», хак, сайрах, монг. саарах «сирәк» һ.б. Räsänen 1969: 407; ЭСТЯ VII: 270–271; Федотов II: 5.

Дерив.: сирәклә-ү (һәм аның юнәлешләре); сирәкләп; сирәклек, диал. сирәкле, сирәгенчә һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья