Тэтимол 2015

СИРА, сирә (ТТДС I: 370), сыйра (ТТДС II: 370, 378) «ряд; раз, еще раз, повторно» < гом. кыпч., угыз., үзб. сыра, сыйра, сира, төр. sıra «рәт, тезем, тезмә; тәртип; чират; заманы (тәртип белән килгән мәл, үз вакыты)» – угыз (мәс., гаг.) телләрендә бик продуктив сүзьясагыч нигез. Уйг., к.-калп., кырг., үзб. сира (үзб. диал. сра) «бөтенләй, тәмам» сүзе дә шуннан (сира да «бер тапкыр да > һич тә > бөтенләй» тәгъбиреннән эллипсис). Чыгышы ачык түгел, к. нуг. сыдыра, ком. сыдра «рәт» (к. Сәтыр ~ сутра); алт. диал. сырай «бөтенләй»; гар. с̣ираһ «параллель (сызыклар)» – сира боларның һәркайсыннан килеп чыга ала. ЭСТЯ VII: 414 (төрки сүз диелә, ләкин безне ышандырмады). Рясянен (Räsänen 1969: 419) аз. syra «рәт» сүзен грек. σερα id. сүзеннән ди.



Предыдущая статья            Следующая статья