СИПКЕЛ «веснушки» < гом. кыпч., чыгт. сэпкил, уйг. сәпкә, сәпкәл, башк. һипкел, яз. монг. sebkil (хәз. монг. сэбэх > сэбх) id. сип-ү (к.) фигыле белән тамырдаш, к. венг. szeplö «сипкелле». Күрәсең, сип- фигыле белән беррәттән сип (< сэрп) «сибелгән нәрсә, таплар һ.б.ш.» сүзе (исем) булган (-кил төс атама сыйфатлар ясагыч кушымча). Дерив.: сипкелле; сипкеллән-ү. |