Тэтимол 2015

СИҢГӘР, сиңгер (Тумашева 1992: 190) «мыс; отрог горы» > чув. сиңкер «кальга; тайгы – урманны егып салган хәрби киртә», чыгт. сäңир «ныгытма», каз. сенгiр «тау тезмәсе», ком. сянгер, нуг. сенкер «окоп; тайгы», фар. сäңгäр «вал; кальга», авар. сангар «тайгы», лезг. сенгер «ныгытма, вал; ур», кырг. сеңир «үләнле тау» (төп мәгънәдән ерак киткән очрак) < бор. төрки (ДТС: 495) seŋir «тау борыны; тайгы; дивар очы» һ.б. М. Рясянен монг. сэғэр «сырт» сүзе белән бәйли (Räsänen 1969: 410, к. ш. ук Владимирцов: 250–251). Безнеңчә, бу сүз кр.-тат. sıŋır, госм. синор «чик, чигәрә» сүзе белән бердәй һәм грек (Бактрия греклары) теленнән – ςυνορον «чик, чигәрә» сүзеннән килә, шуннан ук төр., гаг. синор, сынар, сыңыр «чик» һ.б., чөнки сиңгер сүзенең төп мәгъ. «тау сыртына урнашкан чик ныгытмасы». Бу (безнең) этимология, әлбәттә, тәфсиллерәк исбатлауны сорый. Һәрхәлдә сиңгер, сингәр сүзе тат. телендә электән килә һәм тәүдә чик ныгытмасын белдергән. Чаг. ш. ук башк. Һиңгәр «Башкортстанда бер тау», тат., башк. сеңрән «ыру һәм берничә авыл исеме». Будагов I: 638; ЭСТЯ VII: 237–238; Аникин: 519.



Предыдущая статья            Следующая статья