Тэтимол 2015

СИҢА «тебе» – бу сүзнең сингармонизм законына хилафлыгы аның бор. уйг. теленнән килгәнлеген – «әдәби» сүз икәнлеген күрсәтә; югыйсә халык сөйләм телендә сиңә, башк. һиңә < сиңгә id. «Сиңа» мәгъ. сүзләр төрки телләрдә еш кына гомумән кагыйдәләргә буйсынмаучан, к. гом. кыпч. саңа, каз. саған, кырг. саға «сиңа», әмма бу телләрнең барысында да сан «син». Сиңарга, сиңәргә вариантлары стилистик мәгънәгә ия.



Предыдущая статья            Следующая статья