Тэтимол 2015

СИЛӘЗӘН (ЗДС: 574) «селезень», «наёмный певец во время свадеб и т.п. торжеств». Русчадан түгел бугай, чөнки рус. сүзлекләрдә селезень сүзенең юньле этимологиясе бирелми. Татарлар арасында ул сүз мишәрләрдә һәм Уралда теркәлгән, ягъни киң таралган булган. К. уйг. чиләзин, чилиҗын, силәсүн «ата үрдәк». Чаг. фар. > төр. (Özön) silezen «тәкмәч атучан, тибешкәк» (sile «сальто», zen, zan «атучы, бәрүче»): бу сүз үрдәкләрнең җим эзләп су төбенә томшыклары белән үрелгәндә артлары вертикаль күтәрелүен дә белдерә. Үрдәкләрнең кайбер төрләре көйләп сызгыра да белә һәм рус. свистун дип атала).



Предыдущая статья            Следующая статья