Тэтимол 2015

СИКЕР-Ү «прыгать, прыгнуть» < гом. кыпч. сэкир-, сäкир- (к. Радлов IV: 441–442), башк. һикер-, һигер-, хак. сигĕр-, үзб. сәкрә- (сакра-), уйг. сәкри- < бор. төрки sekri- id. (ДТС: 494) ← чув. (< бор. төрки) сак-, төр., бор. төрки sek-, госм. чыгт. (Радлов IV: 441) сäк-, як. эккирээ-, һэккирээ- «сикеренү, бер аякта сикерү; бию», эккэлэ- «койрык болгау (эт тур.)» һ.б., к. ЭСТЯ VII: 222–224.

Сикер- < сиккер- < сэккир- яңгырашыннан, ягъни сик- < сэк- «сикеренү» сүзенең йөкл. юнәлешеннән, бу форма исә «бертапкырлык» мәгъ. биргән. Уйг. сәкри- < сәкрә- икенче төрлерәк – -рә- киңәйткеч кушымчасы ярдәмендә ясалган. Сик- < сэк- фигыленең төш. юн. сикел- < сэкил- сүзеннән сикәлтә ~ сикәлте < сикелтә, сикелте (һ.б.ш.) ясала.

Сик- < сэк- фигыле образлы-тасвирлы сүздән булырга мөмкин: к. тат. диал. чикерт-чикерт, сикерт-сикерт, чув. диал. сик-сик – сикеренүгә тәкълит. Яңгырашы буенча чув. сик- тат. теленнән (э > и), әмма чув. телендә бу сүзнең дериватлары бик күп (татарчада аз). Тат. диал. (ЗДС: 566) сәген- «атыну», сәкәнлә-ү «бер аякта сикерү» чувашчадан булса кирәк. Федотов II: 48–49.



Предыдущая статья            Следующая статья