Тэтимол 2015

СИГЕЗ «восемь» < гом. төрки сэкиз, сэккиз < бор. төрки sekkiz (ДТС: 494) ~ башк. һигеҙ, чув. сакáр, саккăр (Ашмарин XI: 19), як. ағыс ~ сары уйг. сакыс < саккыз id., безнеңчә, бор. сэқ козу «язын туган бәрән» сүзеннән (ашыкның сигезенче почмагы-мөеше шулай аталган), к. монг. сэгсэг «язгы бәрән». Чаг. тугызактугыз. Тугыз < ток козу «көзен туган бәрән, ашыкның тугызынчы мөеше». К. Кузы. Ахметьянов 1988; Räsänen 1969: 408; Федотов II: 6–7; ЭСТЯ VII: 225–226.

Дерив. – саннар өчен регуляр.



Предыдущая статья            Следующая статья